Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » Башкалабыз Уфаның Галимҗан Ибраһимовның тормышына һәм эшчәнлегенә йогынтысы
Башкалабыз Уфаның Галимҗан Ибраһимовның тормышына һәм эшчәнлегенә йогынтысы

Ф.К. ФӘТХЕТДИНОВ,
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, Башкортстан Республикасының
атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре, филология
фәннәре кандидаты

Гаҗәеп бай бүгенге Башкортстан җире илебезгә, төрки дөньясына һәм, әлбәттә, милләтебезгә бик күп талантлар тәрбияләде. Шулар арасында иң чагуларының берсе – күренекле язучы, журналист, галим-филолог, педагог, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов. Аның шундый киң даирәле шәхес булып формалашуында туган ягы мөһим урынны алып торган. Галимҗан Ибраһимов иҗатының һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенең Уфа яклары белән бәйләнеше галимнәр тарафыннан берничә юнәлештә фәндә тикшерелеп, киң җәмәгатьчелеккә җиткерелде инде. Бу аңла­шыла да, чөнки ул үзенең бөтен тамырлары белән Уфа ягына, шунда яшәгән халыкларга береккән: анда туган, шәхес һәм әдип булып формалашкан, билгеле җәмәгать эшлеклесе булып төрки дөньясына танылган. Әлбәттә, һәркемнең үзе­нең туган җире, белем эстәгән, Г. Ибраһимовның үзенең сүзләре белән әйтсәк, “гакылының киң хөррият” алган урыны аның зур акыл иясе булып формалашуында мөһим роль уйный. Бу очракта, хәзерге Башкортстан һәм Уфа шәһәренең географик урынына да игътибарны юнәлтеп, аларның Европа һәм Азияне тоташтыручы территориаль генә түгел, шулай ук төрле милләт халыкларын берләштерүче мәдәни, рухи күпер икәнлеген дә истән чыгармаска кирәк. 1720 елда ук бу төбәктә бөтен төрки дөнь­ясына танылу алган Стәрлебаш мәдрәсәсендә татар, башкорт, казах шәкертләре белән бергә башка тугандаш халык­ларның да вәкилләре белем алган. 1788 елда Уфада Русиянең Үзәк диния нәзарәте ачылып, аның Бөтенрусия мөселман халыкларының үзәгенә әверелүен, шушы җир туф­рагының бөек рус язучылары С.Т. Аксаков, А.П. Чехов, опера җырчысы Ф.И. Шаляпинның биографияләре белән бәйле булуын, шушы җирлектә туып үскән рус рәссамы М.В. Нестеров, чуваш халкының классик язучылары   К.В. Иванов һәм Я.Г. Ухсайларны, татар һәм башкорт халкы тарихында күренекле урынны биләгән сәясәтчеләр Мирсәет Солтангалиев һәм Зәки Вәлидиләрне искә алу да күп нәрсә турында сөйли. Шул ук вакытта, бөек рус совет тарихчысы, этнографы, көнчыгышны өйрәнүче галим Лев Николаевич Гумилёвның пассионар теориясен нигез итеп алсак, ул чорда Уфа төрле халыкларның тарихтан килә торган җир-су, рух, тел, гореф-гадәт, яшәеш үзенчәлекләрен туплаган бер җирлекне тәшкил итеп, тугандаш халык­ларның рухи-мәдәни-сәяси күтәрелүенә дә булышлык итте. ХХ гасыр башында Уфа губернасы, биг­рәк тә Уфа шәһәре, Евразия халыкларының мәдәни үзәге булуының ачык мисалы – бөтен төрки дөньяга билгеле “Галия” мәдрәсәсе. Чөнки анда татар һәм башкорт милләтле шәкертләр белән бергә казах, үзбәк, кыргыз, төрекмән, кырым татарлары, дагстан, черкес, адыгей һәм башка милләт вәкилләре дә белем алган. Галимҗан Ибраһимовның 1906 елда ук шушы мәдрәсәдә төрле милләт шәкертләре белән бергә белем алуы аның башка халыкларга карата булган мөнәсәбәтен формалаштыра. Шушы мәдрәсәдә ныгыган карашлары тәэсирендә кулына каләм алып, беренче мә­калә һәм хи­кәяләрен яза башлый. Аның 1907 – 1908 елларда Казандагы “Әльислах” гәзитендә нәшер ителгән “Уфа мәдрә­сә­ләре”(1907), “Шәкертләр аһ-зары” (1908), “Шәкертләр һәм уку” (1908), “Уфа йоклый” (1908) мәкаләләренең төп пафосы татар милли мәгарифе, матбугаты, нәшрияты, рухи мәдәнияте мәсьә­ләләре өчен борчылулардан һәм аларны тормышка ашыру өчен армый-талмый көрәшергә кирәклеген ассызыклаудан гыйбарәт. Бу инде Галимҗан Ибраһимовның – егерме яшьлек “Галия” мәдрәсәсе шәкертенең – үз туган ягында татар әдәбияты, мәдәнияте, мәгарифе өчен борчылуын, милли матбугатның халык­ка аң-белем таратудагы урынын аңлап, принципиальлек белән оран салуын, бөтен җәмәгатьчелекнең игътибарын халкыбызның үсеше өчен мөһим булган милләтнең рухи-мәдәни хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә юнәлтүен исбатлый. Һәркемгә билгеле: рухи-мәдәни үсеш милләтне саклап калу һәм аның киләчәген тәэмин итүнең нигезен тәшкил итә, ә рухи-мәдәни яктан таркалган халыкның киләчәге караңгы. Ул мәкаләләрдән күренүенчә, Галимҗан Ибраһимов, милләтпәрвәр шәхес буларак, бу мәсьәләләрне яхшы аңлый һәм шуның өчен милләтнең киләчәге, Русия мөселманнарының мәркәзе язмышы өчен борчылуын белдерә. Бары тик үз милләтенең патриоты гына башка милләтләрне дә ихтирам иткәнлеген без Галимҗан Ибраһимовның эш-гамәлләре аша күрәбез. 1909 елда Уфадагы “Галия” мәдрә­сәсеннән киткән вакытта инде ул карашлары ныгыган шәхес, өч әдәби, бер фәнни китап бастырып чыгарган, шактый өлгергән,  татар дөньясына таныла башлаган язучы һәм фикер иясе була.
1915 – 1917 елларда яңадан Уфага кайтуы аның үзе укыган “Галия” мәдрәсәсендә укытучылык итүе белән бәйле. Истәлекләрдән күренүенчә, бу чор “анда укучы яшьләргә яңа рух өрә, андагы иҗади һәм иҗтимагый тормышны тагын да җанландырып җибәрә. Дәресләрендә ул шәкертләрне борынгы заманнардан алып иң соңгы көннәргә кадәр формалашып һәм үсеп килгән милли әдәбиятның бай хәзинәләре белән таныштырып кына калмый, аларда рухи, эстетик матурлык тәрбияләү максатын да куя”. Шулай ук бу елларда төрки халыкларының зыялылары тарафыннан үз халкыңны танып белү, башка милләтләргә, аларның омтылышларына, рухи ихтыяҗларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, милләтара бердәмлек тойгылары тәрбияләү буенча да күп эш башкарыла. Төрки халыкларының уртак һәм хосусый сыйфатлары мәсьәләләре турында да матбугатта кап­ма-каршы бәхәсләр калкып чыга. Бу бәхәсләрдән Галимҗан Ибраһимов та читтә торып калмый. Ул инде 1910 елдан башлап, гәзит-журналларда басылган “Татар теле вә татарча язу хакында  бер-ике сүз” (“Йолдыз”, 1910, 12 гыйнвар), “Без – татармыз” (“Шура” журналы, 1911, апрель), “Без кем? бәхәсе” (“Шура” журналы, 1912, май) һәм башка мәкаләләре халык, милләт төшенчәләрен аңлатуга, үзебезгә генә хас бай сөйләм һәм язма телебез барлыгын раслауга юнәлтелгәннәр. Галимҗан Иб­ра­һимовка “Галия” кебек күптөрле халыкларның уллары укыган мәдрәсәдә милләт һәм милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсен теоретик яктан гына түгел, гамәли яктан да чишәргә кирәк була. Ул мөгаллимлек иткән елларда мәдрәсәдә укучы төрле милләт шәкертләре үз телләрендә әдәби-иҗади кулъязма журналлар: татарлар һәм башкортлар – “Парлак”, кырым татарлары – “¤мет”, черкеслар – “Ләгү”, казах шәкертләре “Са­дак” исемле журнал чыгаралар. Бервакыт казах һәм татар шәкертләре арасында тел мәсьәләсендә ыгы-зыгы куба. Шушы уңайдан “Галия” мәдрәсәсе шәкертләренең Уфа зыялылары катнашында җыелышы үткәрелә. Анда Галимҗан Ибраһимов күләмле доклад белән чыгып, төрки халыкларының күпгасырлык үсеш тарихына күзәтү ясый. Аларның дөньяның төрле тарафларына таркалып яшәве берничә мөстә­кыйльәдәби телнең барлыкка килүенә, аерым үскән берничә әдәбиятның формалашуына нигез бирүе турында сөйли. Конкрет фактларга таянып, казах халкының үз телендә матбугаты, әдәбияты туып килүе турында да әйтә, “гомуми әдәби телдән аерылып, Насыйрилар салган эз белән татар теленә, татар әдәбиятына кереп китүебез никадәр табигый булса, казахның үзенең әдәбияты тууы да, мәктәпләрендә үз шивәләрен алга сөрү дә шул кадәрле табигыйдер”, – дип исбатлый ул.
Һәр халыкның үзаллылыгы, мәдәниятен, әдәбиятын үстерү хокукын яклаган бу чыгышын соңрак Казандагы “Аң” журналында “Телләре башка булса да, күңелләре бер (матбугатта казах яшьләре тарафыннан кузгатылган тел мәсьәләсе мөнәсәбәте белән)” дигән исем белән бастырып чыгара. “Галия” мәдрәсәсе кысаларында төрле милләт шәкертләре арасында үткәрелгән мондый фикер алышулар, бер яклап, шул милләт вәкилләренең әдәби-мәдәни тормышына тирән эз, зур йогынты ясасалар, икенче яклап, Галимҗан Ибраһимовның үзе өчен дә рухи-сәяси чыныгуның тәгаен тормыш мәктәбенә әйләнәләр. Гомумән, ул мөгаллимлек иткән дәвердә Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе Европа һәм Азия халыклары вәкилләрен берләштергән милли-мәдәни үзәккә әверелә. Шушы мәдрәсәдә Галимҗан Ибраһимов тырышлыгы белән оешкан беренче һөнәри татар, башкорт, казах хорын, кыллы оркестрын искә алу да күп нәрсә турында сөйли. Сәйфи Кудаш язуынча, соңыннан бу оркестр Уфа халкының яратып тыңлый торган бер оркестрына әйләнә. Мәдрәсәгә музыка укытучысы итеп Варшава консерваториясе профессоры Вильгельм Клименцның эшкә алынуы да аның тәкъдиме белән була. “Галия”дә төрле милләт вәкилләренең бердәм булып, бер-берсенә ихтирам белән, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре белән яшәп белем алулары, әлбәттә, анда мөгаллимлек иткән Галимҗан Ибраһимовның да тәрбия җимеше. Төрле милләтләргә карата толерантлык идеясе белән тәрбияләнгән ул шәкертләр арасыннан үсеп чыккан Шәехзадә Бабич, Хөсни Кәрим, Сәйфи Кудаш, Хәсән Туфан, Зыя Ярмәки, Вәсим Солтанов, Гыйзетдин һәм Әхкәметдин Исәнбердиннар, Зыя ¤ммәти, Хәбибулла Габитов, Бәхтияр Мирзанов, Галә Ходаяров, Галимҗан Нигъмәти, Булат Ишемгулов һәм башкалар кебек татар, башкорт шагыйрьләре һәм прозаиклары киләчәктә әдәби тормышның җанлануына этәргеч бирделәр. Казах совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Баембет Майлин, әдәбиятчылар Жыенгали Тилепбергенов, Ногман Манаев, Габиден Мостафин, үзбәк Мирмухсин Ширмухамедов, черкес Әхмәд Хатков, адыгей Тембот Керашев һәм башкалар — Галимҗан Ибраһимов тәэсирендә тәрбияләнеп, белем эстәп, һәрберсе үз милли мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр.
1917 елгы Февраль революциясе аның тормышына зур үзгәрешләр кертә. Ул үзенең эшчәнлеген мәдрәсә кысаларына гына сыйдыра алмый. Ул зуррак аудитория – татар һәм башкорт халыклары белән эш итәр өчен мәдрәсәнең тарих һәм география укытучысы булып эшләгән язучы Фатих Сәйфи-Казанлы белән Уфада “Ирек” гәзитен чыгаруны оештыра. Аның беренче номеры 1917 елның 30 мартында чыга. 1917 елның көзендә “Ирек” гәзите Уфада чыгып килгән “Солдат теләге”, “Авыл халкы” гәзитләре белән берләшеп, “Безнең юл” исеме белән чыга башлый һәм аның да мөхәррире Галимҗан Ибраһимов була. Шул чорның кискен иҗтимагый мәсьәләләрен үзәккә куйган әдип гәзит аша, көндәлек эшендә булсынмы, Уфаның әдәби җәмәгатьчелеген үз тирәсенә туплау, аңа юнәлеш бирү җәһәтеннән дә активлыгын киметми. Гәзит эшенә Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Сәгыйть Рәмиев, Сәйфи Кудаш, Сәгыйть Сүнчәләйләрне җәлеп итә. Шулай итеп, 1 – 2 ел элек “Галия” мәдрәсәсендә Уфаның яшь шагыйрьләренә әдәби иҗат сабагы, сүз сәнгатендә осталык дәресе биргән булса, хәзер инде тормыш сабагы, иҗтимагый караш, сәяси юнәлеш сабагы бирә. 1917 елның декабрь ахырында Галимҗан Ибраһимов, Учредительное собрание әгъзасы буларак, Петроградка китә.
Русия башкаласында хөкүмәт органнарында эшләгән вакытында да Галимҗан Ибраһимов туган ягыннан аерылмый, форсаты чыккан саен кайтып йөри.
Уфа шәһәрендәге журналистика өлкәсендәге эшчәнлеген гомумиләштереп шуларны әйтергә мөмкин: Галимҗан Ибраһимов — татар телендә чыгучы гәзитләрне оештыручы, аларның мәгънәви һәм сәяси юнәлешләрен билгеләүче, иҗади көчләрне туплаучы мөхәррир, ялкынлы публицист, идеолог һәм журналист. Шул ук вакытта “Галия” мәдрәсәсе шәкертләре тарафыннан даими чыгарылып килгән кырым татарларының “Өмет”, черкесларның “Ләгү”, казах шә­кертләренең “Садак” исемле кулъязма журналлары да аның фатихасы белән һәм ул мөгаллимлек иткән чорда дөнья күрә. Шулай итеп, Галимҗан Ибраһимов ХХ гасыр башында Уфада башка милләтләрнең журналистикасына да нигез салучы булган. Бу гамәлләрне ул халыкның рухи-мәдәни тормышында басма матбугатның ролен яхшы аңлап эш иткән.
Туган ягында төрле милләт халыкларының үзара тату, бердәм яшәүләрен күреп тәрбияләнгән Галимҗан Ибраһимов үзенең бөтен тормышын һәм иҗадиэшчәнлеген шул дуслык атмосферасын саклауга һәм сафландырыуга юнәлтте. Бу аның иҗатында да ачык чагылды. Үз бәхете өчен көрәшүче “Казах кызы”ндагы Карлугач Сылу образы, күпчелек әсәрләрендә күңелләрендә зур рухи байлык йөртүче, табигый талантка ия булган башкорт образлары булуы — моның ачык мисалы. Гомумән, ул үзе дә ике тугандаш — татар һәм башкорт халкының уртак булган гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, ике халыкны берләштерә торган күңел байлыклары йогынтысында тәрбияләнгән шәхес иде. Аның украин шагыйре Тарас Шевченкога зур хөрмәт белән, аның иҗади талантына сокланып язган юллары да игътибарга лаек. “Ул – хөрри­ят каһарманы. Болардан бигрәк ул мәхкүм бер халыкның киң, якты бер дөньяга чыгу юлындагы тарихи идеалының тәмсале мөҗәссәме – ул малорус халкының бөтен иҗтимагый әмәлләренең символы”, – дип язды Галимҗан Ибра­һимов 1914 елда. Әлбәттә, мондый мисалларны аның иҗатыннан һәм тормышыннан күпләп китерергә була. Галимҗан Ибраһимовның башка милләт халыкларына карата ихтирамлы мөнәсә­бәте аның шәкертләренә дә күчә. Бер генә мисал: шәкертләре Шәехзадә Бабич һәм Сәйфи Кудаш тугандаш каракалпак һәм казах балаларына аң-белем бирү өчен алар яшәгән төбәкләрдә мөгаллимлек итәләр.       
Галимҗан Ибраһимовның Уфа шәһә­рен­дәге эшчәнлеген “Кызыл чәчәк­ләр” әсәрендәге тормышның төбеннән күтә­релгән орлык чәчүче белән чагыштырып булыр иде. “Галия” мәдрәсәсе шәкерте буларак, 1906 – 1909 елларда ул белем орлыкларын җыеп, алган белемен 1915 елга кадәр – яңадан Уфага мөгаллим булып килгәнче, тормыш тәҗрибәсе бе­лән баетып, аларны уңдырышлы туф­ракка – төрле милләт халкының төрлесе-төрле якка таралган алдынгы карашлы яшьләренә сибеп тараткан һәм алар, үз чиратында, Галимҗан Ибраһимовтан алган орлыкларны һәрберсе үз милләте җирлегенә чәчкән. Ул уңдырышлы мәдәният орлыклары, шулай итеп, Европа һәм Азия халыклары арасында таралганнар һәм шытып чыгып мул уңыш биргәннәр.    
Әдәбият
1. Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр / Төзүче һәм әдәби эшкәртүче Афзал Шамов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1966. – 424 бит.
2. Гимадиев Ү. Талант һәм хезмәт. – ¤фө: Башкортстан китап нәшрияты, 1982. – 160 бит.
3. Ибраһимов Г. Әсәрләр. 8 томда. 5 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – 616 бит.
4. Ибраһимов Г. Әсәрләр. 8 томда. 6 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. – 606 бит.
5. Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. 3 том­да. 1 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1957. – 526 бит.
6. Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. 3 том­да. 2 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1956. – 594 бит.
7. Мөхәммәдова Г. Эзләнүләр: Документаль повестьлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. – 376 бит.
8. Сафуанов С. Галимҗан Ибраһимов һәм Башкортстан. – Уфа: Башкортстан дәүләт педагогия институты, 2000. – 51 бит.
9. Хасанов М.Х. Писатель, ученый, революционер. – Москва: Наука, 1987. – 318 с.