Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » Табигать һәм күңел экологиясе. Сөйләм телен үстерү (Алмашлык сүз төркемен кабатлау. VI класс)
Табигать һәм күңел экологиясе. Сөйләм телен үстерү (Алмашлык сүз төркемен кабатлау. VI класс)

З.Х. СӨНӘГАТУЛЛИНА,
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты
студенты, Бөтенроссия «Ана теле – 2017» фестивалендә Гран‑при яулаучы

Максат. Алмашлык сүз төркемен кабатлау; укучыларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү; укучыларны табигатьне яратырга, аның чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, балалар күңелендә табигатькә соклану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау. Интерактив такта, индивидуаль, дифференциаль карточкалар, аудиоязма; «Татар теле». 6нчы класс. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014; Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002.

Дәрес барышы

I. Оештыру. Исәнләшү, танышу.
II. Актуальләштерү.
Укытучы. Укучылар, сезнең һәркайсыгызның гаиләсе бар. Әйтегез әле, гаиләләрегез ничә кешедән тора? (Өч, дүрт, биш, алты.) Гаиләгездә кемнәр бар? Санап китегез әле. (Әти, әни, апа, абый, мин, әби, бабай.) Гаиләләрегез бик зур икән! Мин дә сезгә бер рәсем алып килдем. (Укучылар рәсемгә карый. Слайд. Гаиләләр табигатьтә ял итә.) Рәсемдә без кемнәрне күрәбез? (Гаиләне.) Дөрес, үскәннәрем! Бу рәсемгә тагын игътибар итәле. Гаилә кайда? Нишли? (Гаилә табигатьтә ял итә.) Рәсемнәрдә нинди ел мизгеле? (Берсендә  җәй, икенчесендә кыш мизгеле сурәтләнгән.) Әйе,гаиләләрелның төрле мизгелендә табигать кочагында ял итә. Ә сез, укучылар, табигатьтә ял итәргә яратасызмы? Бүген – дәрес‑сәяхәт. Сәяхәткә әзерсезме? (Укучыларның җаваплары.)
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Бик яхшы! Дәфтәрләрне ачып, матур итеп, бүгенге числоны, дәреснең темасын язып куябыз: «Табигать һәм күңел экологиясе».Укучылар, дәрескә нинди максатлар куя алабыз? (Табигать, экология төшенчәләрен аңлау, табигать белән якынрак танышу.) Бик дөрес. 2017 ел экология елы дип игълан ителде. Ә нәрсә ул экология?
Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысын да колачлый ул. Табигать – безнең уртак йортыбыз. Экология шушы йортта яшәүче тереклек ияләренең үзара һәм әйләнә‑тирәлек белән бәйләнешләрен өйрәнә. Экология – ул яшәгән йорт‑җирләребезнең чисталыгы, уңайлыгы да, табыннардагы ризыкның сыйфаты да, кеше сәламәтлегенең нигезе дә. Галимнәр экологияне тирә‑як мохит белән организмның үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән дип атыйлар.
– Без бүген кеше белән табигать арасындагы бәйләнешне өйрәнербез. Башкалабыз Уфада, атна саен, төрле кызыклы экскурсияләр үтә: укучыларны, шәһәр халкын, килгән кунакларны шәһәребезнең күренекле һәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштыралар. Сез Уфабызның шундый урыннарын әйтә аласызмы? (Слайдта – Салават Юлаев һәйкәле, Дуслык монументы, Агыйдел елгасы.) Укучылар, күркәм урыннар Уфада гына түгел, бөтен Башкортстан буенча бихисап. (Сәяхәтнең маршрутын төзиләр. Тактада магнитлар ярдәмендә Башкортстанның күренекле җирләре күрсәтелә: Агыйдел елгасы, Шүлгәнташ мәгарәсе, Ирәмәл тавы (каплап куелган). Укучылар, безнең белән сәяхәткә 2017 елның кунагы – Әтәч тә барам ди. Аны да үзебез белән алабызмы? (Әйе, алабыз!) Рюкзакларны алдык, палаткаларны салдык, бергәләп сәяхәткә кузгалдык. Бездән яшеренгән беренче рәсемне ачабыз. (Бер укучы тактадагы рәсемне ача, анда –Агыйдел елгасы.) Агыйдел елгасы турында яхшырак белер өчен без күнегүгә күчәбез. Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам. Текстны чылбыр буенча укыйбыз. Бирелгән тексттан алмашлык сүз төркемнәрен табабыз, аларның төрләрен билгелибез, җөмләдә нинди сүз төркемен ачыклап килгәнлеген аңлатабыз. Бу күнегүне башта телдән эшлибез, аннары дәфтәрләргә матур итеп язып куябыз.
«Кем генә белми икән Агыйделне? Агыйдел – Башкортстан һәм Татарстан республикалары арасында дуслык, туганлык мөнәсәбәтләрен ялгап торучы елга. Башкортстандагы иң зур һәм төп су юлы ул. Агыйдел елгасы Каманың сул кушылдыгына коя, Уралтау якларында, Ирәмәлтау тирәсендә башлана. Аның суы тонык, чиста булганга Ак Идел исеме бирелгән. Озынлыгы 1400 км. Халкыбызның Агыйдел елгасына багышланган җырлары бихисап, бу җырлар аерым китапка тупланган».
– Сезнең һәрбер дөрес җавабыгыз өчен мин сезгә Агыйдел буйларында кызарып пешкән җиләккә охшаган җиләк‑жетон таратам. Дәрес ахырында шул жетоннар буенча билгеләр куела. (Укучыларның җаваплары.)
Кем – сорау алмашлыгы, кем? соравына җавап бирә, исемне алыштырып килә. Ул зат алмашлыгы, нәрсә? соравына җавап бирә, исемне алыштырып килә. Аның – тартым алмашлыгы, нәрсәнең? соравына җавап бирә, исемне алыштырып килә. Бу – күрсәтү алмашлыгы, нинди? соравына җавап бирә, сыйфатны алыштырып килә.
– Яхшы, алмашлыкларны таптык, төрләрен билгеләдек. Укучылар, мин сезгә Агыйдел турында бер җыр җырлап ишеттерәм. (Укытучы җырлый.) Маршрутыбызны дәвам итәбез. Әтәчебез дә бездән артта торып калмый. Икенче рәсемне кем ачарга тели? Бу рәсемдә нинди күренеш яшеренгән? (Укучы ача. Анда – Шүлгәнташ. Тактага магнитлар белән маршрут төзелә.) Башкортстанның көньягында урнашкан Бөрҗән районына килеп җиттек. Нинди мәгарә бу? Анда нәрсә бар? Әйдәгез, кереп карыйк. Нинди сурәтләр бу? (Укытучы карточкалар тарата, шундый ук текст экранда да бар. Төшеп калган сүзләрне куеп, текстны укыйлар.)
«Башкортстанның йөзек кашы булган, 2 чакрымнан артык озынлыкка сузылган, данлыклы, мәһабәт Шүлгәнташ мәгарәсе... 1959 елда ... таш гасырның тәүге палеолит чорында, ягъни безнең эрага кадәр 40 – 10 мең еллар элек яшәгән кешеләрнең мәгарә стенасына төшерелгән сурәтләре табыла. ... сурәтләр бөтен дөньяга таныла. ... стенада кызыл буяу белән ат, мамонт, сурәтләре эшләнгән. ... безнең көннәргә кадәр сакланып калган». (Сүзләр: Бу, шулай, анда, шушы.)
– Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Тагын да бер матур күренешне кем ача? (Укучы ача, анда – Ирәмәл тавы.) Балалар, тауның исеме сезгә нәрсә турында сөйли? Әйдәгез, экранга игътибар итик. Тауның атамасы «ир» һәм «әмәл» сүзләреннән килеп чыккан, диләр. Ягъни нинди дә булса авыр хәлдән чыгуның әмәлен, җаен тапкан ир‑егет. Укучылар, әйтегез әле: Ирәмәл сүзе ничә тамырдан тора? (Ир+әмәл) Шундый ике тамырлы сүзләрне ничек атыйлар? (Кушма тамыр. Мәсәлән, Аккош, кулъяулык һәм башкалар.) Димәк, безнең Башкортстаныбызда нәрсәләр бар? Яңа гына нинди урыннарда булдык? (Елга, тау, мәгарә.) Әйе, безнең табигатебез бик бай. Бездә куе‑куе урманнар да, киң басулар да, биек таулар да, тирән елга‑күлләр дә аз түгел.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Укытучы. Укучылар, алган белемнәрне ныгытыр өчен әле генә булган урыннарны искә төшереп, бер күнегү эшләп алыйк. Күнегүдә якташыбыз, татар әдәбиятының классигы Галимҗан Ибраһимовның «Яз башы» әсәреннән өзек бирелгән. (Укытучы укучыларга карточкалар тарата. Текст өстендә эш.)
«Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. Аның бөтен килешенә җәелеп яткан киң яшел тугай китә. Бу киң вә дулкынлы үлән диңгезенең нәкъ уртасыннан назлы кыз йөреше кеби боргаланып‑боргаланып аккан елга үзенең көмештәй ялтыраган төсе белән бөтен тирә‑якның күркен әлләничә кат арттырып җибәрә.
Әнә ерак таулар, урманнар, әнә матур гына тулкынланып күренә торган уҗым басуы, әнә безнең юкәдән ясалган тубаллар белән җиләк җыйган уйсуларыбыз – болар бар да бизәнгән, бар да хәтфәдәй үләннәр белән түшәлеп, сары, кызыл, ал чәчәкләр белән матурланганнар. Көннең эсселегеннән һәммәсенең өстендә әллә нәрсә елтырый: болар бераз әлсерәгәнрәк тоелалар; бу чәчәкләр, бу таллар өстендә кечек һәм матур кошлар үзләренең диңгез артыннан алып килгән моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең иге‑чиге булмаган мәхәббәтен сайрый. Кайда гына карама, җан, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый.
...Без шулар, шул матурлыклар уртасыннан, шул моңнар эченнән, табигатьнең өстеннән ярып барабыз... Әнә безнең алдыбызда – барачак юлыбызда, киң яшел ялан белән биек һәм урманлы тау уртасында, зур, түгәрәк сихерле күл ялтырый... Ничаклы матурлык!» («Яз башы», Г. Ибраһимов.)
– Укучылар, сезгә текст ошадымы? (Бик ошады.) Әйе, бик матур әсәр! (Тексттан сурәтләү чараларын табалар.) Ә хәзер лирик чигенеш эшләп алыйк: без хозур табигать кочагында, рәхәтләнеп ял итәбез, имеш. Сандугачлар сайрый, бал кортлары чәчәкләргә кунып сөйләшә, күбәләкләр оча. Яныбызда гына кып‑кызыл булып җиләк пешкән... Укучылар, табигатьнең шундый гүзәл күренешләре аша кешенең күңеле ачыла, чистара, тормышта булган бозыклыклардан саклана. (Укучылар ике төркемгә бүленә. Укытучы яшел картон, кәгазьдән киселгән зәңгәрсу елга, чәчәкләр, бал кортлары, агач, палатка, гөмбә, яфраклар һ.б. тарата. Бу вакытта чишмә челтерәгән, сандугач сайраган, чикерткә, бал корты һәм башка бөҗәкләрнең тавышлары ишетелә. Укучылар бирелгән әйберләрдән ял итү күренешен әзерлиләр. Соңыдан һәр төркем үз эше белән таныштыра.)
V. Йомгаклау. (Укытучы укучыларны«Табигатьне, зинһар, саклагыз!» дигән киңәш‑инструкция белән таныштыра, укучыларга таратып бирә.)
– Укучылар, бүгенге дәреснең темасы «Табигать һәм күңел экологиясе» дип аталды. Табигатьнең экологиясе бар, ә күңелнең экологиясе бар микән? Ни өчен күңел экологиясе? Нәрсә аңлата бу сүзләр? (Укучыларның җаваплары.) Әйе, безнең күңелебез саф, чиста, таза булырга тиеш. Без – табигать балалары! Күңелебезне дә, табигатьне дә саф, матур килеш сакларга бурычлыбыз.
Без табигатьнең матурлыгына сокланырга, аңа хәйран калырга, ә күңелебездәге матурлыкны үстерергә тиешбез. Кечкенә генә кырмыска да, җиңел канатларын кагып очкан күбәләк тә, басуда үсеп утырган чәчәк тә, без дә – һәммәбез табигать. Табигатьтә булган искитәрлек гүзәллек күңелебездә чәчәк атсын! Әгәр кеше табигать матурлыгына соклана ала икән, димәк, аның күңелендә матурлык бар. Без табигатьне генә түгел, күңел бөтенлеген, күңел экологиясен дә сакларга бурычлыбыз!
VI. Билгеләр кую. (Укытучы, жетоннар санына карап, билгеләр куя.)
VII. Өй эше.
«Без сәяхәттә» темасына маршрут төзергә.