Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » Усак‑Кичү авылының горурлыгы (Шагыйрь һәм журналист З. Мансуров иҗаты буенча класстан тыш чара)
Усак‑Кичү авылының горурлыгы (Шагыйрь һәм журналист З. Мансуров иҗаты буенча класстан тыш чара)

А.Ф. ГЫЙМАЗОВА,
Бишбүләк районы Усак‑Кичү мәктәбе укытучысы

Бишбүләк районы Усак‑Кичү урта мәктәбендә 26 ел инде тарихны өйрәнү музее эшли. Аның белән тәҗрибәле укытучы, остаз Фәррахова Фәнүрә Рәшит кызы җитәкчелек итә. Музейда авыл тарихы, аның билгеле зур шәхесләре, авылның матур традицияләре, күркәм халкы турында бай һәм эчтәлекле материал тупланган. Усак‑Кичү урта мәктәбе укытучылары урындагы музей материалларын дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда бик теләп кулланалар.
Максат. Укучыларны авылдаш шагыйрь иҗаты белән таныштыру, укучыларның монологик, кара‑каршы, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләү.

1нче алып баручы.
Хәерле көн теләп пәрдә ачам,
Хәерле көн телим һәркемгә.
Кылган гамәлебез изгелектән тора,
Изге эшләр кылыйк бүген дә.

2нче алып баручы.
Татар халкы зур шәхесләр белән
Танылган ул гомер‑гомергә.
Бүген дә без асыл халкыбызның
Киңәшләрен салыйк күңелгә.

(Укучылар Усак‑Кичү авылы турында үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйли. Усак‑Кичү авылы турында презентация күрсәтелә.)
1нче укучы. Туган авылым Усак‑Кичү Башкортстанның Бишбүләк районында, табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан. Усак‑Кичү авылы соклангыч табигате белән генә түгел, күренекле шәхесләре белән дә күркәм. Шундый зур шәхесләрнең берсе – шагыйрь‑патриот, журналист Зөфәр Мансуров. Бу талантлы кешегә бик кыска гомер бирелгән. Ләкин ул үзе турында онытылмаслык тирән эз калдырган.
2нче укучы. 30нчы елларда журналистика өлкәсендә актив эшләгән, вакытлы матбугатта байтак санда шигырьләр, поэма, проза әсәрләре бастырган Зөфәр Мансуровның өч дистә елда үткән гомере заманының шәхес алдына куйган каршылык‑киртәләре аша исән‑имин үтү өчен көрәш, шул болганчык елларда тормышта үз юлын, үз урынын табу өчен бәргәләнүләр, әдәбиятта үз сүзен әйтү юлларын эзләү белән тулы була. Зөфәр Мансуров 1909 елда Бишбүләк районының Яңа Васильевка авылында (хәзерге Усак‑Кичү) таза хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1921 – 1925 елларда үз авылында башлангыч белем ала, аннары Бишбүләктә икенче баскыч мәктәптә укый. Шунда комсомол сафына керә.
3нче укучы. Мәктәптә укыган чорында ук ул Уфада татарча чыга торган яшьләр гәзите «Яшь юксыл»да үзенең хәбәрләре һәм мәкаләләре белән катнаша башлый. Бу гәзиттә аның «Киңәшмә үткәрдек», «Стена газеталары» дигән язмалары дөнья күрә. 1928 елда шигъри каләмен дә сынап карый. Шушы ук елда ул Бәләбәй педагогия техникумында укый башлый. Ләкин аңа биредә укуын тәмамларга насыйп булмый: икенче курста укыган вакытта аны «социаль чыгышын яшергән» дип комсомолдан чыгаралар, ул техникумнан да китәргә мәҗбүр була. 1930 елда ул башлангыч мәктәптә укыта. Ләкин «социаль чыгышын яшергән» кешене укытучылык эшендә дә тотмыйлар, аннан ул хисапчы булып эшли (слайд күрсәтелә).
4нче укучы. 1932 елда Кызыл Армия сафына алына, кече командир вазыйфасында Төрекмәнстанда, Совет – Әфган чикләре сакчысы булып хезмәт итә. Чик саклау эшенең авыр, әмма мавыктыргыч романтикасы, төрекмән җиренең үзенчәлекле күренешләре Зөфәр Мансуровта шигырь язу комарын көчәйтә. 1933 елда иҗат ителгән «Чекистлар» шигырендә һәртөрле диверсантларга каршы көрәштә уяу торган хәрбиләрне данлый:

Илне күзнең нуры кебек саклый,
Яшел петлицалы егетләр.
Сизгер, һәрвакытта уяу алар,
Каты ихтыярлы чекистлар.

5нче укучы. Шул ук вакытта автор Аму‑Дәрья буйларының гаҗәеп табигатен дә, келәм тукучы чибәр төрекмән кызлары турында да яза. Кызганычка каршы, бу хикәясе бездә юк. 1937 – 1940 елларда язылган «Чүлләр эчендә» поэмасында погранзаставаның хәфевле бер көне, бандитлар белән канлы бәрелеш картиналары сурәтләнә. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга «Чүлләр эчендә» дигән поэмасыннан өзекләр тәкъдим итәбез (слайд күрсәтелә).(10нчы класс укучылары сөйли.)
2нче алып баручы. 1934 елда армиядән кайткач, Зөфәр Мансуров Уфага килә. Уфа – Ишембай тимер юл төзелешенә эшкә урнаша, шушы төзелештә чыгарыла торган «Нефтькә юл» гәзитендә дә эшли. Бу гәзиттә ул «Ташкын», «Яңа карлыгачлар», «Ике юл» һәм башка шигырьләрен бастыра. (11нче класс укучысы «Ташкын» шигырен сөйли.)
1нче укучы. Шушы ук 1934 елда Зөфәр Мансуров үзенең шигырьләрен «Коммуна» гәзитендә бастыра башлый. Бу гәзиттә 1934 – 1937 елларда аның «Ярыш», «Бригадир кыз», «Агыйдел», «Марат», «Яңа ел», «Язгы тамчылар», «Атлылар» шигырьләре, «Яшел петлицалы егетләр», «Динамода» кебек әсәрләре басыла. (Укучылар «Марат» шигырен сәхнәләштерә.)
2нче укучы. «Коммуна» гәзитендә аның «Әфлисун» исемле сәхнә әсәре басыла. 1937 елда Зөфәр Мансуров Бәләбәйгә ун айлык педагогия курсларына укырга керә. Ә соңрак педучилище каршында ачылган чит телләр бүлегенә студент итеп күчерүләрен үтенеп гариза яза. Аны немец теле бүлегенә кабул итәләр. Ләкин ул озакламый француз теле бүлегенә күчә. Шушы бүлекләр нигезендә Уфада чит телләр институты оештырылгач, ул шунда укып, 1941 елда институтны тәмамлый (слайд күрсәтелә).
3нче укучы. Илебез тарихында иң караңгы сәхифәләрнең берсе – Бөек Ватан сугышы. Миллионлаган солдатлар батырларча башын салган бу афәт гасырлардан‑гасырларга күчеп, хәтерләрдә мәңге саклана. Бөек Ватан сугышында күп кенә татар язучылары яу кырына китеп, каләмнәрен коралга алмаштыралар. Авылыбызның ватанпәрвәр улы Зөфәр Мансуров та каләмен коралга алмаштыра. Сугышның беренче көннәреннән үк, аны, үтенечен искә алып, хәрби училищега җибәрәләр. Училищены тәмамлаганнан соң аңа лейтенант званиесе бирелә һәм ул фронтка китә. Немец телен яхшы белүе аңа яу кырында ярдәм итә (слайд күрсәтелә).
4нче укучы. Сугышның беренче сызыгында ул туган иле, халкы өчен көрәшә. 1942 елның 4нче октябрендә батырларча һәлак була. Ленинград өлкәсендә җирләнә.(«Атлылар» шигырен 10нчы класс укучылары сәхнәләштерә.)
5нче укучы. 1960 елда Зөфәр Мансуров шигырьләренең бер өлеше «Җыр сафта кала» дигән җыентыкта урын ала. Аны Суфиян Сафуанов төзи. Бу китап Усак‑Кичү урта мәктәбе музеенда саклана (китап күрсәтелә). Кызганычка каршы, ватанпәрвәр шагыйрь, авылдашыбыз турында мәгълүматлар бик аз. Без бүгенге көндә архив һәм музей хезмәткәрләре, Зөфәр Мансуровның туганнары ярдәме белән аның турында мәгълүматлар туплап барырга тырышабыз. Авторның туганы ярдәмендә аның шәҗәрәсе төзелде.Зөфәр Мансуровның исеме «Хәтер» китабына да кертелгән (слайд күрсәтелә). (Мәктәп музее әгъзалары чыгышы.)
1нче алып баручы. Авылдашыбыз, журналист, ватанпәрвәр шагыйрь Зөфәр Мансуров нибары 33 ел яшәде. Аның тормышы катлаулы, җыр кебек кыска булды. Без, яшь буын, якты, матур киләчәк өчен көрәшкән зур шәхесләрне белергә, хөрмәт итәргә тиешбез.
2нче алып баручы.
Гомере буена белемгә омтылган, шигърият дип янып яшәгән һәм ил өчен яу кырында башын салган авылдашыбыз Зөфәр Мансуров безнең йөрәкләрдә мәңге яши! (Дәрестән тыш чара «Яратыгыз» җыры белән тәмамлана. Р. Миңнуллин сүзләре, Р. Әхиярова музыкасы.)