Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » Бөек шәхес. Сүнмәс йолдыз
Бөек шәхес. Сүнмәс йолдыз

Күренекле фикер иясе. Революционер һәм дәүләт эшлеклесе. Язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият теоретигы. Публицист һәм журналист. Галим‑филолог. Тарихчы. Педагог... Кыска гына гомерендә менә никадәр тирән эз калдырырга өлгергән Галимҗан Ибраһимов.

«Башҡортостан уҡытыусыһы» журналы ел башында якташыбыз, татар әдәбиятының классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган конкурс игълан иткән иде. Конкурска килгән дәрес үрнәкләрен, класстан тыш чараларны, хикәя, шигырь, нәсер, парча, фәнни мәкаләләрне анализлаганнан соң, иң яхшы иҗади эшләр билгеләнде. Менә алар:
1. «Г. Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты. «Кызыл чәчәкләр» әсәре» (дәрес үрнәге) – БигноваАйсылу Мәдих кызы, Чакмагыш районының Имәнлекул мәктәбе укытучысы;
2. «Г. Ибраһимовка мәдхия» (шигырь) – Вахитова Әминә Гыйльметдинкызы, Туймазы шәһәре балалар һәм үсмерләр иҗат сараеның татар фольклор «Рухият» берләшмәсе җитәкчесе, 6нчы мәктәп укытучысы;
3. «Язучы иҗатына багышланган кичә» (дәрестән тыш чара) – Галлямова ВәлидәВәдүт кызы, Илеш районының Базытамак мәктәбе укытучысы;
4. «Әдәбият пәйгамбәре» (X класста әдәбият дәресе) – Мансурова Зөлфия Җәмилкызы, Бүздәк районының Каран мәктәбе укытучысы;
5. «Галимҗан васыяте» (хикәя) – Сөнәгатуллина Зөлфирә Хәлит кызы, М. Акмулла исемендәге БДПУ студенткасы;
6. «Башкалабыз Уфаның Г. Ибраһимовның тормышына һәм эшчәнлегенә йогынтысы» (фәнни мәкалә) – Фәтхетдинов Фаил Камил улы, «Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты;
7. «Киң колачлы талант иясе» (викторина) – Хәбибуллина Айсылу Айраткызы, Октябрьский шәһәренең 20нче мәктәбе укытучысы;
8. «Кызыл чәчәк уңышы» (фәнни мәкалә) – Хәйруллина Динә Мөнир кызы, Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы укытучысы, филология фәннәре кандидаты.
Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! Алар «Башҡортостан уҡытыусыһы» журналының Почет грамотасы белән бүләкләнәчәк, ә иҗади хезмәтләре, ел дәвамында, журналыбызда басылып чыгачак. Конкурста катнашкан барлык укытучыларга рәхмәтебезне белдереп, уңышлар теләп калабыз. Бергә булыйк, дуслар!
Сәнгатьле укучыларның V республика
«Тукай моңнары» конкурс‑фестивале
21 апрельдә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучыларның V республика «Тукай моңнары» конкурс‑фестивале үтте.
Фестиваль төрле милләт укучыларында толерантлык, яшь буында Туган илгә, туган телгә, милли мәдәнияткә, Башкортстанда яшәүче халыкларның традицияләренә хөрмәт, югары әхлаки‑рухи кыйммәтләр тәрбияләүне максат итеп куя. Конкурсның I турында республикабыз мәктәпләренең V – XI класс укучылары арасыннан 268 укучы катнашкан. Шуларның 163 – ялгыз номерлар белән, 105 укучы иҗади коллективларда чыгыш ясаган. II турга 50 ялгыз чыгыш, 6 иҗади коллектив сайлап алынган. Катнашучылар республикабызның 9 шәһәреннән һәм 26 районыннан килгән иде. Алар «Тукай сүзе төрле телләрдә» һәм «Гамьледөнья» номинацияләрендә көч сынашты. Укучылар Г. Тукай шигырьләрен башкорт, рус, татар, чуваш, мари, инглиз, төрек, әрмән телләрендә сәнгатьле итеп сөйләде, әдәби‑музыкаль композицияләр күрсәтте. Сәхнәдән, төрле телләрдә, Тукай шигырьләре, Тукай моңы яңгырады.
Җиңүчеләр Мәгариф министрлыгының I, II, III дәрәҗә Дипломнары һәм Почет грамоталары белән бүләкләнде. Чакмагыш районының Аблай мәктәбе укучысы Илнар Әхмәтов «Тукай моңнары» фестиваленең «Тамашачы симпатиясе» номинациясенә лаек булды һәм «Башҡортостан уҡытыусыһы» журналының махсус призы белән билгеләнде.
Габдулла Тукай – шагыйрь генә түгел, ул – халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул, чын мәгънәсендә, халыкның үз улы. Үз халкының хасиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм иҗаты белән сәнгатьлелекнең иң югары дәрәҗәсендә сурәтләп бирүче. Г. Тукай – татар әдәбияты үсешенә генә түгел, ә тугандаш төрки һәм Идел‑Урал буйларындагы чуваш, мари әдәбиятларының чәчәк атуына да зур йогынты ясаган талант иясе. Шуңа да Г. Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә.
«Тукай моңнары» фестивале – Г. Тукай иҗатын төрле телләрдә яңгыратучы матур бәйрәм. Төрле милләт вәкилләрен берләштерүче Шигырь бәйрәме, Тукай бәйрәме.
Т.Ф. МИҢНӘХМӘТОВА,
журналның бүлек мөхәррире.