Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр
Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр

Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбендә туган телгә багышланган чаралар һәрдаим үткәрелеп тора. Туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Мәктәп укучылары, ана телен яхшы үзләштереп, төрле бәйгеләрдә, конкурсларда уңышларга ирешә. Мәктәп директоры С.Г. Әхмәтов әйтүенчә, телгә, халыкның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам уятып кына укучыларны җәмгыятьнең лаеклы вәкилләре итеп тәрбияләргә мөмкин.

1нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Бүгенге түгәрәк өстәлне “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр” дип атадык. “Теле юкның – иле юк”, – ди халык. Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, туган телебез бар. Бүген төрле сәләткә ия булган укучыларыбыз туган телебезне өйрәнү кирәклеге турында фикер алышыр.
2нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Сезне үзебезнең бәйрәмчә бизәлгән класста сәламләргә рөхсәт итегез. Туган тел... Тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Тукайлар нигез салган, җиде миллион халык сөйләшкән туган телебез... Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз!
1нче алып баручы. Бүгенге очрашуда мөхтәрәм укытучыларыбыз да катнаша: мәктәп директоры Салават Гайса улы Әхмәтов, Любовь Евгеньевна Зарубина, Вәсилә Фәһим кызы Ганиева, Илдар Марат улы Рәхимов, Сергей Алексеевич Федоров.
2нче алып баручы. Очрашуыбызның мәртәбәсен тагы да арттыручы кунакларыбыз белән таныштырып үтәбез. Резеда Рәис кызы Нуртдинова – “Кызыл таң” республика иҗтимагый-сәяси гәзитенең баш мөхәррир урынбасары, Индира Әбүзәр кызы Латыйпова – “Төмәнәк” татар иҗтимагый-мәдәни үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты, Айгөл Әбүзәр кызы Корбанова – “Родина” мәдәният йортының “Җидегән йолдыз” халык вокаль ансамбле җитәкчесе, Айсылу Шәймәрдән кызы Ситдыйкова – район һәм шәһәр мәгариф идарәсенең туган телләр буенча методис­ты, Гөлфия Гыйлемдар кызы Хафизова – шәһәр үзәк китапханәсенең әйдәүче белгече.
1нче алып баручы. Әти-әниләребезне, әбиләребезне күрергә дә шатбыз бүген.
2нче алып баручы. Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел? Укучылар, ничек уйлыйсыз? (1нче класс укучысы якташыбыз Г. Гыйльманның “Мин – татар малае” шигырен сөйли.)
Чатнатып сөйләшәм,
Үз ана телемдә.
Оялмыйм, курыкмыйм,
Мин бит үз илемдә!
Башымда – чигүле,
Каюлы түбәтәй.
Догалар укырга
Өйрәтә дәүәтәй.
Тәүфыйклы булырга
Кирәген беләм мин.
Чын татар малае
Йөрәгем белән мин.
11нче класс укучысы. Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән ара­лашыр­га, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. (Д. Бәдретдинова.)
– Тагын нинди фикерләр булыр?
10нчы класс укучысы. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Шуңа күрә ул телне туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. (Э. Имаметдинова.)
9нчы класс укучысы. Туган тел – һәркем өчен газиз сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга әйдәгән табышмак һәм мәкальлә­ребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. (А. Шәйсолтанов.)
1нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Сез ничек уйлыйсыз? Сезнең фикерне дә тыңларга әзербез. (Кунаклар сөйли.) Башкортстаныбыз, чәчәкләр гөлләмәсе кебек, төрле милләткә бай төбәк. Анда башкортлар, татарлар, руслар, марилар, удмуртлар, мордвалар һәм башка халык­лар дус-тату гомер итә. Алар бер гаилә булып, дуслыкның кадерен белеп, авыр чакларда бер-берсенә ярдәм итеп, уңыш­ларын, шатлык һәм кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып яшиләр.
2нче алып баручы. Туган тел! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җыр­ламаган?! Кемнәр генә синең ярдә­меңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән? Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Шуңа күрә дә без аның төп асылын – аралашу һәм аңлашу чарасы икәнен онытып җибәрәбез. Хәзерге вакытта бик күпләр: “Туган тел нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була?” – диләр. Туган телне өйрәнү һәм белү кирәкме? Сез ничек уйлыйсыз?
9нчы класс укучысы. Бүгенге көндә телебезгә кимсетеп карау, аны санга сукмау очракларын очратып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән-кими, үзебезнең сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны чит сүзләр белән алыштырып куллану нә­тиҗәсендә телебез ярлылана бара. Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш күңелне рәнҗетә. Туган телләрен белмәүчеләргә, шул телдә сөйләшергә, аралашырга теләмәүчеләргә һәрвакытта да гаҗәпләнеп карыйм. Ничек инде үз телеңне шул дәрәҗәдә яратмаска, хөрмәт итмәскә мөмкин? Мин моны авыз эчендәге телне өзеп, төкереп ташлауга тиңлим. (Г. Латыйпова.)
10нчы класс укучысы. Ана телен өйрәнү иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Чөнки бала күп вакытын өйдә үткәрә, шуңа күрә телне, тәрбияне ул өйдә өйрәнә. Һәр әти-әни баласы белән туган телендә сөйләшсен иде. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтә­релмәсен, ул, нигездә, балачакта, гаилә­дә алган гадәтләрне ташламый, диярлек. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин. Ә үткән гасырның зыялылары: “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап, без бетә башлаячакбыз”, – дигән. (Н. Нафикова.)
9нчы класс укучысы. Һәр кеше туган телен өйрәнергә тиеш. Шул телдә аның әби-бабасы, әти-әнисе сөйләшкән. Һәр халыкның үз йолалары бар, ә йола телсез булмый. Шуңа күрә телне белмәү, аңардан оялу – киләчәк буыннарга хыянәт ул. (И. Котлыев.)
10нчы класс укучысы. Телебезне киләчәк буыннарга тапшыру, туачак балаларыбызга гореф-гадәтләребезне сеңдерү – милләтебезне саклауның мөһим шарты. Милләтебезнең өмете безгә – киләчәк буынга төбәлгән. “Син кем?” – дип сорау биргәндә, нәрсә дип җавап бирербез? (Э. Мәхмүтова.)
9нчы класс укучысы. Аралашу чарасы буларак, телнең бүгенге хәле һәм киләчәге өчен дә борчылам мин. Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы. Безнең интернат-мәктәптә башкорт, татар, рус һәм башка милләт вәкилләре бертугандай дус яши һәм укый. Һәммәсе дә башкортча, татарча өйрәнергә тырыша. Чөнки туган телен, дәүләт телен белгәннәр генә илнең терәге, чын хуҗасы була ала. Шәһәребездә моның өчен бөтен шартлар да булдырылган. (У. Төхбәтшин.)
10нчы класс укучысы. Мин – татар егете! Моны башымны югары күтәреп, горурланып әйтәм. Татар теле миңа әткәм-әнкәм кебек үк якын. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез. Татар теле аша без үзебезнең изге теләкләребезне, күңелләребездәге иң матур хисләребезне белдерә алабыз. Һәрбер кеше туган телен яратырга, аның белән горурланырга тиеш.
1нче алып баручы. “Туган тел нигә кирәк?” диючеләргә:
Телгә тимә – аңга тимә,
Телгә тимә – канга тимә,
Телгә тимә – намга тимә,
Тимә, тимә – җанга тимә! –
дип өздереп әйтәсе килә. Кунаклардан сорыйк әле: туган телне белү башка телләрне үзләштергәндә ярдәм итә аламы? Рәхим итегез! (Җаваплар.)
8нче класс укучысы.
Ике телем — ике канатым.
Атом көче, радио заманында,
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын, –
дип язган татар шагыйре Хәсән Туфан. Мин аның фикерләре белән килешәм. (А. Хәйруллина.)
2нче алып баручы. Мәшһүр язучы Мәҗит Гафури моннан күп еллар элек “Чуар тел” мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьли. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, егерме-­утыз елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”, – дип бик борчыла ул.
1нче алып баручы. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек. Аларга Дәрдемәнд шигыре белән җавап бирәбез:
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне –
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
– Ә сез, укучылар, бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?
9нчы класс укучысы. Рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган Тукай бер шигырендә түбәндәге юлларны язган:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бүгенге көндә телләр белү бик мөһим. Телләр белү – олы байлык дип исәплим. (И. Сәгъдәтуллина.)
8нче класс укучысы. Кеше халыкара телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш, дип уйлыйм мин. Үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә, башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше никадәр күбрәк тел белсә, шулкадәр күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта: “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән. Моңа тарихтан да күп мисаллар китерергә булыр иде.
6нчы класс укучысы. Ә минем шигырь юллары белән җавап бирәсем килә (А. Шакиров).
Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
Туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
Синең аша балаң аңласа.
Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә,
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
Матур итеп туган телендә.
(Р. Фәйзуллин. “Туган тел турында”.)
2нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, сүз сезгә. Рәхим итегез! (Чыгышлар.)
1нче алып баручы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү дә зарур. «Тел – ананың балага иң зур бүләге», – дигән бит халык. Әгәр без ана телен онытсак, анабызны, туган илебезне онытабыз түгелме? Сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле катнашучылар?
11нче класс укучысы. Минемчә, ана теле, фәкать, ана сөте белән керә, каныңа сеңә, җаныңны миhербанлы-шәфкатьле итә. Үзенең ана телен әйбәт белгән зат кына башка телләрне дә өйрәнергә-белергә сәләтле. Ә бит кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар бе­лән аралашып үсә, алга китә. (Д. Бәд­ретдинова.)
7нче класс укучысы. Без гаиләбездә туган телдә аралашабыз. Бу безгә гадәти кебек. Әни-әтием һәм әбием кечкенәдән телебезгә мәхәббәт тәрбияләде. Гаиләбез белән район, республика күләмендә үткәрелгән төрле чараларда катнашабыз. Телебезнең дәрәҗәсен, абруен арттыруга өлеш кертәбез. Без эшләмәсәк, кем эшләр? (Г. Габитова.)
1нче алып баручы. Өлкән буын кешеләренең дә фикерен ишетәсе килә. Сез нинди карашта? (Җаваплар.)
2нче алып баручы. Туган телгә багыш­ланган бәйрәмнәр дә бик мөhим. Шул максаттан безнең мәктәптә төрле очрашулар үтеп кенә тора. Әйткәндәй, укучыларның иҗади эшләре һәрдаим гәзит-журнал битләрендә басыла. Әлеге кичәләр hәркайсыбызга гамьсезлектән арынырга ярдәм итә. (9нчы класс укучысы И. Фәррәхов “Кызыл таң” гәзитендә басылып чыккан “Анам теле” шигырен укый.)
11нче класс укучысы. Хәерле көн! Минем исемем – Эльвина. Туган телем – татар теле. Ул минем өчен әнкәм-әткәм кебек үк якын. Мин сабый чактан ук татарча әкиятләр, шигырьләр укырга яратам. Безнең гаилә моңлы кешеләргә бик бай. Алардан үрнәк алып, мин дә җырлый башладым. Туган телемдә җыр­лар язу һәм аларны башкару – минем өчен зур горурлык. Киләчәктә мәдәният институтына укырга керергә уйлыйм. Туган телемне үстерү өчен зур эшләр эшлисем килә. (Э. Галиева “Агым суы” җырын башкара. Татар халык җыры.)
10нчы класс укучысы. Мин төрле фәннәрне яратып өйрәнәм. Татар теле дәресләренә бигрәк тә теләп йөрим. Башлангыч класслардан ук төрле чараларда актив катнашып, призлы урыннарны яулап киләм. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда һәрдаим җиңүче булам. Кечкенәдән туган телемә зур сөю хисе тәрбияләгән әниемә рәхмәтлемен! Туган телемне тирән үзләш­терү, саклау, аның сафлыгын киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшыру – минем максатым (Д. Сәидова.)
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
(Разил Вәлиев.)
8нче класс укучысы. Мин дә туган те­лем­не яратып өйрәнәм. Монда әниемнең өлеше зур, дип уйлыйм. Әлеге көндә ул Туймазы шәһәре “Родина” мәдәният сара­енда “Җидегән йолдыз” халык вокаль ан­самбле җитәкчесе булып эшли. Җыр-моң­га, халкыбызның гореф-гадәтләренә сөю хисе әниемнән күчте миңа. (Ә. Корбанова.)
2нче алып баручы. Олы яшьтәге һәм урта буын кешеләре гаиләдә күбрәк үз телләрендә сөйләшсә дә, шәһәрдә туып үскән яшьләр һәм балалар уку йортларында, нигездә, русча аралаша. Укучы татар балаларының һәм, xәттa, татар теле, әдәбияты белгечлегенә өйрәнүче вуз егетләре һәм кызларының да үзара русча сөйләшүләре хәзер гадәти күренешкә әйләнеп бара.
1нче алып баручы. Очрашуыбызның ахырында сүзне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Гаднән кызы Нурисламовага бирәбез. Рәхим итегез!
– Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәркөн куллану кирәк. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләш­терә алмыйсың. “Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый”, – диләр язучыларыбыз.
Әйе, туган телне белмәү – наданлык. Кайвакыт ачык тәрәзә аша үсмерләрнең урам бетереп, шаулап-гөрләп барганнарын ишетергә туры килә. Ирексездән, ишетелгән сүзләрдән колаклар кызара. Гүя, урам буйлап бу үсмерләр кешеләрнең йөзләренә пычрак атып йөриләр. Минемчә, мондый хәлләр, телгә һәм үз халкыңа мәхәббәт булмаудан килеп чыга. Әгәр без халкыбызның гасырлар буе туп­ланып килгән рухи байлыгын аңларга, үзләштерергә телибез икән, иң беренче туган телебезне белергә тиешбез.
Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау чыңлап торсын дисәк, аны ешрак кагыйк! Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, моңы еракка яңгырасын! (Ф. Яруллиннан.)
(Очрашу “Туган тел” җыры белән тәмамлана.)
З.Г. НУРИСЛАМОВА,
Туймазы шәһәренең 1нче интернат-мәктәбе укытучысы,
Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы