Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » Тукай рухы яши күңелләрдә
Тукай рухы яши күңелләрдә

VI Республика ”Тукай моңнары” фестивале




“Тукай моңнары” фестивале быел алтынчы мәртәбә үтте. Аны Башкортстан Республикасының мәгариф министрлыгы, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды. Фестиваль төрле милләт вәкилләренең үсеп килүче яшь буынында туган җиргә, туган илгә, туган телгә, милли мә­дә­ниятебезгә, Тукай иҗатына хөрмәт, ях­шылыкка, югары әхлакка һәм рухи кыйм­мәтләргә омтылган иҗади шәхес тәрбияләүне максат итеп куя.
Фестивальнең I турында видеоязмалары белән 5нче класстан 11нче класска ка­дәр, республикабызның 34 районыннан һәм 9 шәһәреннән 272 укучы катнашкан. Шуларның 209 – ялгыз чыгыш, калганнары – иҗади төркемнәр. 20 апрельдә уз­ган финал ярышына 45 ялгыз башкаручы һәм 5 иҗади төркем килде. Финалда катна­шучылар “Тукай төрле телләрдә” һәм “Гамь­ле дөнья” номинацияләрендә ярыш­ты. Быел Тукай шигырьләре барлыгы 11 телдә – татар, башкорт, рус, чуваш, мари, удмурт, инглиз, төрек, казакъ, испан, гарәп телләрендә яңгырады.
I дәрәҗә дипломнар белән Нуриман районы Яңа Күл мәктәбе укучысы Денис Әхтәрҗанов, Стәрлетамак шәһәренең Җәлил Киекбаев исемендәге 3нче гимназия укучысы Илмира Бибакова, Туймазы районының Райман мәктәбе укучысы Регина Гыйльфанова, Ярмәкәй районының Иске Турай мәктәбе укучысы Алсу Дәүләтшина, Караидел районының Кортлыкүл мәктәбе укучысы Ислам Минимуллин, Краснокама районының Яңа Бура мәктәбе укучылары Илназ Миңнуллин белән Ильяс Низамов, Илеш районының Дөмәй мәктәбе укучысы Сөмбел Мостафина, Бакалы районының 1нче Бакалы мәктәбе укучысы Азат Риянов, Благовар районының Иске Күчәрбай мәктәбе укучысы Элиза Камалова, Чакмагыш районының Аблай мәктәбе укучысы Илнара Сәетгәрәева, Чакмагыш районының Үрнәк мәктәбе укучысы Айгиз Сафиуллин, Мәләвез шәһәренең 4нче мәктәбе укучысы Азалия Сынгызова, Илеш районының Үрмәт мәктәбе укучысы Ләйсән Солтанова, Стәрлебаш районының 1нче Стәрлебаш мәктәбе укучысы Лилия Фархшатова бүләкләнде. Благовар районының Таң мәктәбеннән Азалия Әхмәтшина быелгы “Тукай моңнары” фестиваленең җиңүчесе дип табылды һәм Гран-прига лаек булды. Фестивальнең финалында катнашучы һәр балага дипломнар, истәлекле бүләк­ләр тапшырылды. Фестивальнең бәялә­мә төркеме җитәкчесе, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов: “Бу фестивальне үткәреп, без балаларда туган телгә мәхәббәт, әдәбиятка кызыксыну уя­та­быз һәм дөрес юлдан барабыз”, – диде.
Бөек Тукаебыз үзе, балаларда һәм яшь­ләрдә матурлык, әдәп, кешегә хөрмәт хисе тәрбияләүдә әдәбиятның зур роль уйнавын белгәнгә: “Сабыйларга гүзәл китаплар тәкъдим итегез!” – дип язып калдырган. Ми­немчә, балалар өчен иң гүзәл китап – ул Габдулла Тукайның китаплары. Шагыйрьнең әсәрләре авырлыклардан курык­маска, хезмәт яратырга, максатчан, белемле, бәхетле булырга өнди.
Талантлы балаларны М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Р.М. Әсәдуллин, Башкортстан Республикасы дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, Башкорт­стан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Р.Ә. Үтәшева, Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе киңәшчесе Г.Г. Мөхә­мәтҗанова, Мәгариф министрлыгыннан бүлек мөдире Р.Р. Сәфиуллина, Уфа шә­һәренең Киров районы хакимияте башлыгы урынбасары Р.С. Үмәргалин, Халыклар дуслыгы йор­ты директоры А.Ә. Ибраһимов, “Сәхиб­җамал” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Д.Г. Морзакаева, Бө­тендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары Р.Ф. Сөләйманов һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләде.
Т.Ф. МӨХИЯРОВА.