Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсы җиңүчесе
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсы җиңүчесе

Бөтенроссия конкурслары җиңүчеләре

Венера Әнвәр кызы Са­дый­­кова Уфа шәһәренең М. Шәй­муратов исемендәге 104нче мәк­тәбендә 20 ел балаларга та­тар теле һәм әдәбиятын укыта. Югары категорияле укытучы. Башкортстан Республикасының мә­­гариф алдынгысы. “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2004”, “Татар те­ле һәм әдәбияты ел укы­тучысы – 2010” конкурсларының шәһәр һәм республика этапларында катнашып, “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңеп, “В. Сухомлинский” медале белән бүләк­ләнә, Уфа шә­һә­ре хакимияте башлыгы премиясенә лаек була. Ә инде “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2017” конкурсының шә­һәр этабында җиңеп, республика этабында лауреат исемен яулады.
Венера Әнвәр кызы уку­чыларын туган телдә дөрес, матур итеп сөйләшергә, туган телебезне яратырга өйрәтә; заман таләпләренә, халык педагогикасына таянып, белем һәм тәрбия бирә. Укучылары шәһәр һәм республика күләмендә үткән иҗади, фәнни бәйге­ләр­дә катнашып, татар телен яхшы белүләрен даими исбатлап тора.
Быелгы уку елы Венера Әнвәр кызына тагын бер зур җиңү алып килде. Казан шәһәрендә үткән II Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсында катнашып, I урын яулады. Татарстанның башкаласы Казаннан Җиңүче дипломы, “Педагогия Оскары”, Мәдинә исемле эксклюзив татар курчагы алып кайтты.
Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсы беренче мәртәбә Казанда 2017 елда үтте. Анда “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2014” республика конкурсы җиңүчесе, Бишбүләк районының Кунаккол мәктәбе укытучысы И.С. Фазуллин катнашып, III урынны алган иде. Бу конкурста укытучылар ачык дәрес, осталык дәресе күрсәтә, методик семинар үткәрә; мәгариф проектында һәм педагогик киңәшмәдә катнаша. Шушы сынауларны үткәннән соң, җиңүче укытучылар билгеләнә.
Венера Әнвәр кызы гаиләсе белән дә үрнәкле. Тормыш иптәше Мансур Мөгамбәр улы белән өч балага гомер, яхшы тәрбия биргәннәр. Уллары Артур – Уфа дәүләт авиация техник университетында, кызлары Сөмбел Уфа дәүләт нефть техник университетында укый. Бәлә­кәчләре Камилә балалар бакчасына йөри.
Алдынгы педагог – “Башҡортостан уҡытыусыһы” журналының да иң актив авторларыннан берсе. Журналыбызның лауреаты. Бөтен күңелен, белемен, сәләтен биреп үткәргән дәрес үрнәкләрен республикабызның туган тел укытучыларына бик теләп тәкъдим итә, тәҗрибә уртаклаша. Аңа киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Т.Ф. МИҢНӘХМӘТОВА,
журналның бүлек мөхәррире.