Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » Туган тел” осталык дәресе конкурсы җиңүчесе
Туган тел” осталык дәресе конкурсы җиңүчесе

Бөтенроссия конкурслары җиңүчеләре

Илеш районы Базытамак урта мәктәбе укытучысы, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2017” республика кон­курсы җиңүчесе, Башкорт­станның мәгариф алдынгысы, Россия Президенты гранты иясе Илмера Галиәкрам кызы Ахунова Татарстан Республикасында үткән Бөтенроссия “Туган тел” осталык дәресе конкурсында I урынны яулады.
Быелгы бәйге 26 – 28 мартта Казан шәһәренең 27нче гимназиясендә үтте. Бәйгенең читтән торып үткәрелгән I турында Татарстан Республикасыннан 83 туган тел укытучысы (рус, татар, мари, чуваш, удмурт, борынгы яһүд телләре) һәм Россия Федерациясенең 12 регионыннан 16 татар теле укытучысы катнашты. Ачык турда катнашу өчен регионнардан 12 (Башкортстан Республикасы, Красноярск крае, Мордовия Республикасы, Удмурт Респуб­ликасы, Самара, Әстерхан, Төмән, Омск, Ульяновск, Пен­за, Свердловск, Ырымбур өлкәсе) һәм Татарстан Республикасыннан 36 укытучының эше сайлап алынды. Конкурсның төп шарты осталык дәресе һәм ачык дәрес күрсәтү иде.
Бөтенроссия “Туган тел” осталык дәресе конкурсы “2014 – 2020 елларда Татарстан Респуб­ликасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла. Чараның максаты – туган тел һәм әдәбият укытучыларының дә­рәҗәсен күтәрү, һөнәри осталык һәм педагогик тәҗрибәне тарату, шулай ук татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үсешенә булышлык күрсәтү өчен өстәмә шартлар булдыру.
Бу мәртәбәле бәйгедә Башкортстанның татар теле һәм әдәбияты укытучылары даими катнашып, призлы урыннар алып кайта: 2014 елда Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбе укытучысы “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2013” республика конкурсы җиңүчесе З.Г. Нурисламова – III урынга; 2015 елда Нефтекама шәһәренең 3нче мәктәбе укытучысы, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2012” республика конкурсы лауреаты Р.А. Нурова – “Инновацион технологияләрне оста файдаланучы” номинациясенә; 2016 елда Уфа шәһәренең 24нче мәктәбе укытучысы, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2015” республика конкурсы җиңүчесе З.Х. Риянова – I урынга; 2017 елда Стәрлетамак шәһәренең 31нче мәктәбе укытучысы, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2016” республика конкурсы җиңүчесе Г.Н. Мансурова I урынга лаек булган иде.
Илмера Галиәкрам кызы Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген кызыл дипломга тәмамлап, туган ягына эшкә кайта. 23 ел зур фидакарьлек белән яшь буында туган телебезгә сөю тәрбияли. Аның укучылары арасында татар теле укытучысы булып эшләүчеләр дә байтак. Яхшы белем, гүзәл тәрбия бирү өчен укытучының бөтен мөмкинлекләре дә бар. Заманча җиһазландырылган кабинетта 300дән артык әдәби китап тупланган, укытучы дәрестә интернет-ресурслардан да оста файдалана. Укучыларын үз фәне белән кызыксындыру өчен мәгълүмати технологияләрне үзләштерә, укыту бары­шында аларны даими куллана.
Илмера Галиәкрам кызы үзенең гаиләсе белән дә үрнәк булып тора. Тормыш иптәше Рәмил Фәнис улы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Таңчулпан БДУның биология факультетын тәмамлап, бүгенге көндә белгечлеге буенча эшли. Айбулат Уфа дәүләт нефть техник университетының II курсында укый, төпчекләре Нурия – 8нче класс укучысы.
Тынгысыз укытучыга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Т.Ф. МИҢНӘХМӘТОВА,
журналның бүлек мөхәррире.