Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем
Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем

Х Бөтенроссия “Ана теле – 2018” конкурсы

21 – 22 февральдә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында студентларныœ X Бөтенроссия «Ана теле – 2018» педагогик осталык конкурсы үтте. Конкурсның максаты – талантлы студентларны ачык­лау, дәртләндерү, укытучы һөнәренең, туган телнең әһәмиятен күтәрү.
Ике көн дәвамында Уфа, Казан, Алабуга, Стәрлетамак шәһәрләреннән 8 студент белем һәм һөнәри осталыкка имтихан тотты. Конкурс 5 турда үтте. I турда катнашырга теләк белдергән барлык студентлар үзләре укыган уку йортларында сайлау үтте. Иœ яхшылары Уфага килде. II турда жюри әгъзалары студентларныœ портфолиоларына бәя бир­де. III турда конкурсантлар визит карточкасы һәм педагогик эссе белән чыгыш ясады. IV тур иади конкурс итеп оештырылды, студентлар ыр-биюдә, тапкыр сүздә, сәнгатьлелектә осталык­ларын күрсәтте. Конкурсныœ V туры мәктәпләрдә дәвам итте: студентлар Уфа шәһәренеœ 84нче татар гимназиясендә ачык дәресләр күрсәтте. Ачык дәресләрдә үзләрен әзерлекле, чын укытучылар итеп таныттылар.
Башкорт дәүләт университеты студенты Гөлназ Хизбуллина, иœ югары нәтиәләр күрсәтеп, Гран-при яулады. (Фәнни итәкчесе – филология фәннәре кандидаты И.Ф. Зарипова.)
I урынга Казан федераль университеты студенты Лариса Долгова лаек булды (фәнни итәкчесе – филология фәннәре кандидаты Ә.Р. Мотыйгуллина).
II урынны КФУның Алабуга филиалы студенты Алсу Ибраһимова (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Ф.И. Габидуллина); М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары Алинә Тимашева (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Н.У. Хәлиуллина) һәм Рәмилә Хуҗина (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Р.Р. Гәрәева) бүлеште.
III урында Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы студенты Элиза Кыямова (фәнни итәкчесе – филология фәннәре кандидаты Н.А. Мөкимова); КФУның Алабуга филиалы студенты Алсу Садыйкова (фәнни җитәкчесе – Г.Г. Саттарова); Казан федераль университеты студенты Динара Хәбибуллина (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Д.Х. Хөснетдинов).
Студентлар, шулай ук, төрле номинацияләрдә дә бүләкләнде. “Сәхнә осталыгы өчен” – Элиза Кыямова; “Иң яхшы фәнни-тикшеренү проекты өчен” – Али­нә Тимашева; “Иң яхшы дәрес өчен” – Гөлназ Хизбуллина; “Иң яхшы портфолио өчен”, “Миллилек өчен” – Лариса Долгова; “Иң яхшы педагогик эссе өчен” – Алсу Садыйкова; “Иң яхшы иҗади чыгыш өчен” – Динара Хәбибуллина; “Сәнгатьле сөйләм өчен” һәм “Укучылар сөюе” номинацияләрендә Алсу Ибраһимова җиңүче булды.
Филологик белем һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты җитәкчесе Х.Х. Галимова, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы И.С. Насипов, проектның авторы, филология фәннәре кандидаты Р.Р. Гәрәева бу чараның бүгенге вәзгыятьтә аеруча мөһимлеген билгеләде.
Җиңүчеләрне Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары А.Г. Хәлиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының мәгариф эшләре буенча вәкиле Г.Н. Гаскәрова, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Ф.Ф. Гә­рәев котлады.
Быелгы конкурс Гаилә елына багыш­ланды. Ә инде аның 21 февраль – Халык­ара туган телләр көнендә үтүе символик мәгънәгә ия.

Т.Ф. МӨХИЯРОВА.