Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә халкыбыз йолалары
Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә халкыбыз йолалары


Максат. 1. Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау. Укучыларны эзләнергә өйрәтү. 2. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү. 3. Татар халык йолаларына, бәйрәмнәренә, халкыбыз­ның үткәненә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау. Проектор, мультимедиа экраны, магнитофон, “Татар халык җыр­лары” аудиоязмасы, чигүле сөлгеләр.
Дәрес барышы
Хәтерләүдән курыкма син,
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
(Р. Фәйзуллин)
I. Актуальләштерү.
II. Уку мәсьәләсен кую.
Дәресебезнең максаты: Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре аша халкыбызның йолалары белән танышу. Моның өчен без төркемнәргә бүлендек: 1нче төркем – журналистлар, 2нче төркем – тел белгечләре, 3нче төркем – тарихчылар.
– Укучылар, дәресне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә:
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшеңә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәү өчен бетмәс көч алырга,
Олысына һәм дә кечегә,
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
– Шигырь нәрсә турында? Нәрсә ул туган як? Ни өчен ул һәр кеше өчен кирәк, кадерле? Туган як, туган җир турында нинди мәкальләр беләсез? (Укучыларның җаваплары. Мәкальләр әйтү.)
– Ил йоласыз булмый, дидек, ә нәрсә соң ул йола? (Йола – халыкның яшәешенә бо­рыннан кереп урнашкан тормыш-көн­күреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр, гореф- гадәт. Күпчелек тарафыннан кабул ите­леп, гадәткә кереп киткән ниндидер бер күренеш. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.)
– Әйе, һәрбер халыкның үзенең гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, моңнары була. Дәресебезнең эпиграфы белән танышып китик. (Бер укучы эпиграфны укый.) Шагыйрь Р. Фәйзуллин бу юллар аша нәрсә әйтергә тели? (Һәрбер кеше үз халкының үткәнен, бабайларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен бе­лер­гә тиеш. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, – ди халкыбыз.)
III. Уку мәсьәләсен чишү.
– Укучылар, без Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрен өйрәндек. Әсәр нәрсә турында? (Кечкенә Гомәр, аның балачагы, туган як табигате, авыл кешеләре, аларның гореф-гадәтләре турында.) Әйе, әсәрдә гади авыл халкының тормышы яктыртыла. Халык эшли дә, ял да итә белә. Бәйрәмнәрнең дә үз вакыты, үз тәртибе бар. Без әсәрдә нинди йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштык? (Сабантуй бәйрәме, чәчүгә чыгуның беренче көне, каз өмәсе, кич утыру һәм башкалар.) Авыл халкы һәр вакыйгага ничек әзерләнә? Анда кемнәр катнаша, нәрсә эшлиләр? Автор табигатьне ничек сурәтли? (Төркемнәрдә эш. Әсәрдә сурәтләнгән йолаларны бүгенге йола бәйрәмнәре белән чагыштырып бару.)
Тарихчылар. Татар халкының гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре күптөрле. Алар – Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәре, ислам диненә бәйле Корбан бәйрәме, йолаларга бәйле каз өмәсе һәм башкалар.
Тел белгечләре. Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле рәвештә, түләүсез, бергә-бергә башкаруны өмә дип йөртәләр.
Өмә – коллективная помощь, субботник; кич утыру – посиделки; сабантуй – тәрҗемә ителми. Ул тик татар-башкорт халкына хас язгы бәйрәм, сабан бәйрәме.
1нче укучы. (Кич утыру йоласы белән таныштыра.) Татар хатын-кызлары элек- электән кул эшләренә бик оста булганнар. Кышкы озын кичләрдә алар кич утырганнар. Кызлар киндер, чүпләмле сөлге сукканнар, намазлыклар, ашъяулыклар, кулъяулыклар, мендәр тышлары, алъяпкычлар чиккәннәр. Оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Бу кич утырулар уен-көлке, җыр-биюләр, табышмак әйтешү белән үт­кән. Бу уеннарга кайчакта егетләр дә гармун күтәреп кунакка килгәннәр, җыр-бию арасында үз­ләренә уңган кызлар күзләгәннәр. Кич утырулар тәртипле, эшчән яшьләр тәрбияләгән. (Әсәрдә сурәтләнгән кич утыру күренешен уку, фикер алышу.)
2нче укучы. (Сабантуй бәйрәме белән таныштыра.) Сабан туен элек, 1917 елга кадәр, сабанга чыкканчы бәйрәм иткәннәр. Сабан туен ел буена сагынып көткәннәр, аңа алдан ук әзерләнеп килгәннәр. Ашау-эчү әйберләрен хәстәрләп куйганнар, һәркемгә нинди дә булса яңа кием әзерләргә тырышканнар. Колхозлар төзелгәнче, кешеләрнең үз атлары булган. Кайберәүләр махсус рәвештә чабышкылар асраганнар. Ат чабышларына малайлар әзер­ләнгән. Кызлар исә, бүләккә бирергә дип, сөлгеләр, тастымаллар, кулъяулыклар чиккән. Бу бәйрәмдә хатын-кызлар да кат­наша. Алар матур киенеп килергә тырыша, балалар белән чәй әзерлиләр, алан читендә чәй эчеп утыралар. Кичләрен сабан туе яшьләр уены белән дәвам иткән. Егетләр һәм кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.
Сабан туен элек һәр авыл үзендә генә бәйрәм иткән. Хәзер исә, аерым-аерым һәр авыл бәйрәм итүдән тыш, икенче атнаны район үзәгендә һәм шәһәрләрдә дә үткәрәләр. Аны бәйрәм итүгә бүтән милләтләр дә яратып катнаша. Бу көн туган-тумача, балалар, оныклар белән очрашу бәйрәменә дә әйләнә. Сабан туеның эчтәлеге дә үзгәрә: борын заманнан ук килгән уеннарга (көрәш, йөгереш, ат чабышы, колгага менү һәм башкалар) хәзерге заманның яңа уеннары өстәлә. (Әсәрдән Сабан туе күренешен уку, төркемнәрдә фикер алышу.)
– Бүгенге көндә авыл һәм шәһәрләребездә бәйрәмнәр ничек үтә? Шул хакта белер өчен сүзне журналистларга бирик.
Журналистлар. (Чәчүгә төшү, сабантуй бәйрәме белән таныштыра.) Табигать язгы кыр эшләре өчен игенчегә бик аз вакыт бирә. Башка елларда, гадәттә, дым каплату, күпьеллык үлән басуларын өстәмә тук­ландыру һәм чәчүгә беренчеләрдән булып республиканың көньяк районнары хуҗалыклары төшә иде. Быел бу традиция бераз үзгәрде. Язны тулы әзерлек белән кө­теп алган Стәрлетамак районы механизаторлары, мәсәлән, үз техникасын басу­ларга бары тик атна башында гына алып чыкты. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Петр Артомонов чәчүнең иң кыска срокларда үтәчәгенә һәм, елдагыча, барлык агротехник чараларның дөрес башкарылачагына шикләнми.
Районда басу эшләре комплекслы баш­ланды. Уҗымны тырмату һәм өстәмә тук­лан­дыру, дым каплатуга беренчеләрдән булып тәҗрибә хуҗалыгы, совхоз-техникум, Фрунзе исемендәге хуҗалык уңганнары чыкты. Җир өлгерү белән аларга башка хуҗалыклар да кушылачак. (Район гәзитеннән.)
Шимбә көнне Стәрлебаш авылы янындагы мәйданда иртәдән үк бәйрәмчә җанлылык иде. Биредә стәрлебашлылар язгы кыр эшләренең тәмамлануын бәйрәм итте. Стәрлебаш җирендә Республика Башлыгын икмәк-тоз белән каршы алдылар. Бәйрәм тантаналары фейерверк белән башланды. Сабантуй акланы алкыш­ларга күмелде.
Районның төп байлыгы – аның эшсөяр халкы. Милли бәйрәмебез уен һәм бәйгеләрдә көч сынашу, осталыкта ярышу белән бергә җир кешеләренә дан җырлау, аларны олылау, тынгысыз халыкны бәяләү дә ул. (Район гәзитеннән.)
IV. Рефлексия. Без Г. Бәширов әсәрләрендә татар халык бәйрәмнәренең ничек бирелүенә күзәтү ясадык. Аларны бүгенгеләре белән чагыштырдык. Сез үзегезгә, укучылар, дәрестән нәрсә алдыгыз, нәрсә белдегез? Дәрес сезгә ошадымы? (Укучыларның җаваплары.)
V. Өй эше. Үзегезнең гаилә традицияләре турында язып килергә.
VI. Билгеләр кую.

Р.Т. ГАЛИЕВА,
Стәрлетамак шәһәренең 20нче урта мәктәбе укытучысы, “Татар теле һәм
әдәбияты ел укытучысы – 2018” республика конкурсы җиңүчесе