Редакция журнала «Башҡортостан уҡытыусыһы» - филиал ГУПРБ Издательский дом «Республика Башкортостан»
» » Модаль мәгънә белдерүче кисәкчәләр
Модаль мәгънә белдерүче кисәкчәләр

Кисәкчәләр модаль сүз тµркемнәре составында каралалар һәм тикшереләләр. Алар лексик-семантик яктан ике тµркемгә бүленәләр: 1) грамматик мәгънә белдерүче кисәкчәләр һәм 2) модаль мәгънәле кисәкчәләр. Модаль мәгънә белдерүче кисәкчәләр тµркеменә раслау, гипотетик модаль (икеләнү, чамалау, шµбһәләнү, билгесезлек) һәм боерык-µндәү кисәкчәләре карый.

Раслаукисәкчәләре:бит, ич, лабаса-ләбаса, ла-лә, соң, инде, ул, шул.
Бу модаль кисәкчәләр әдәби телнең тµрле жанрларында һәм сµйләм телендә бик киң кулланыла. Алар җµмләдә бирелгән уй-фикернең дµреслеген, хәл-ва­кыйгаларның реаль булуын яки реаль булмавын раслауны белдерәләр. Җµмләдә алар җµмлә азагында хәбәр составында килә, ягъни постпозитив кулланыла.
Бит, ич кисәкчәләре, сүз яки җµмлә азагында килеп, кµчле эмоциональ раслауны белдерәләр: Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда  бит  Казан!       (Г. Тукай). Ходаем, миңа гына түгел, сиңа да бала  ич! Нигә әз генә дә кызгана белмисең?! Иртә-кич µзгәләнә  бит  (Г. Иб­раһимов). Их, җире җир генә түгел б и т аның монда, алтынбит  ул, бодай ничек ишелеп уңа  бит (М. Әмир).
Н.К. Дмитриев, лабаса-ләбаса һәм ла-лә кисәкчәләрен бит сүзенә караганда да кµчлерәк раслауны белдерәләр, дип хаклы рәвештә билгеләгән [2: 132нче б.]. Русча: именно так ведь, не иначе мәгънә тµсмерен белдерә. Мәсәлән: Бу ат   лабаса,сыер түгел! В.Н. Хангилдин исә бит, ич һәм лабаса-ләбаса кисәк­чә­ләренең бер-берсенә эквивалент булуларына гына игътибар иткән. «Бу кисәк­чәләр, − дип яза ул, − бертµрле үк мәгънә белдерәләр: боларны бер-берсе белән һәрвакыт алмаштырып була. Аерма бары аларның формаль үзлекләрендә генә: лабаса-ләбаса кисәкчәсе мµстәкыйль сүзнең гармониясенә буйсына, бит, ич кисәкчәләре исә буйсынмыйлар. Мәсә­лән: укыйм ич, укыйм бит, укыйм лабаса һ.б. Боларның тарихи чыганакларына килгәндә, бит кисәкчәсе – рус телендә шул ук мәгънәле ведь белән бер үк; ич кисәкчәсе исә татар телендә генә кулланыла» [5: 295нче б.].
Ла-лә кисәкчәсе раслау мәгънә тµсмере белдерү белән бергә янә борчылуны, ис китмәүне, шарт фигыль янында килү очракларында үтенүне дә аңлата ала. Мәсәлән: Мин аның туганы түгел  лә(мин аның туганы түгел бит, түгел ич, түгел ләбаса тµшенчәсен бирә). Белмисез  лә, дуслар, тоткын күңел, Күкрәктәге җәрә­хәттәй түгел, Канлы үчтән шулай кыза л а! (М. Җәлил.) Юк   ла, берни булмады (сµйләм). А, ишетсәгезл ә, китерегез, китерегез миңа чәчәкләр! (Ф. Әмирхан.)
Инде модаль кисәкчәсе хикәя фигыль формалары белән бергә килеп, җµмләдә бирелгән уй-фикернең дµреслеген рас­лау­ны берникадәр эмоциональ планда белдерә. Мәсәлән: Мин хезмәтемне тәмамлап кайттым  инде (сµйләм). Язгы сандугачлы яшьлек таңым үттеинде... Онтылдылар бик күп исемнәр,Инде яшьләр хәзер яратсыннар. Индеяшьләр хәзер сµйсеннәр... (Һ. Такташ.)
Модаль кисәкчәләрнең берничә тµре бергә килеп, җµмләдә әйтелгән фикернең мµһимлеген раслыйлар: Әнә шул тау­га халык Урал дигән исем биргән  дә  инде(«Урал батыр» эпосы). Безнең яз­мышлар күптән хәл ителгән  бит инде(Г. Вә­лиев).
Гипотетикмодалькисәкчәләр: дыр-дер (тыр-тер), әле, әллә, фәлән, мазар, имеш, магае-мәгәе, нитүгел.
Бу кисәкчәләрнең тµп мәгънәсе икеләнүне, билгесезлекне, аныксызлыкны, шµбһәләнүне белдерүгә кайтып кала.
Дыр-дер (тыр-тер) кисәкчәсе, тµрле сүз тµркемнәренә кушылып, билгесезлек, икеләнү, чамалауны һәм “фактның дµреслегенә сµйләүченең ничектер ышанып җитмәвен аңлата” [2: 132нче б.]. Башкорт тел галиме М.В. Зәйнуллинның хаклы билгеләвенчә, “...контекстта алар башка бик күп мәгънә тµсмерлекләрен белдереп килергә мµмкин. Икеләнүне белдергән кисәкчәләр җµмләнең баш кисәкләренә дә, иярчен кисәкләренә дә кушылып килә ала. Дыр-дер кисәкчәсе һәм аның фонетик вариантлары хикәя фигыльнең билгесез формаларына ку­шы­лып, икеләнүне, билгесезлекне кµ­чәйтәләр. Шуны да әйтергә кирәк: җµмләдә дыр-дер кисәкчәсе белән беррәттән икеләнүне белдергән кереш, модаль сүзләр дә еш кулланыла” [3: 334нче б.]. Мәсәлән: Ул чакта ирләр µчен солдатка китү, м µ г а е н, күңелле хәл булмаган д ы р(Б. Бикбай). Кем белә бит, бәлки, әллә нинди кешед е р. Очраган бер кешегә ышанып бетеп булмый (Г. Камал).
Әле модаль кисәкчәсе барлык наклонение һәм заман формаларына ияреп, билгесезлекне, аныксызлыкны белдерә: Әминә мине кµтә-кµтә елап беткәндер       ә л е (Г. Гомәр). Токым кирәк булса, яз берәр сарык бәрәне табылыр ә л е (Һ. Дәүләтшина).
Әллә кисәкчәсе, гадәттә, үзе бәйләнгән сүздән, сүз тезмәсе һәм җµмләдән алда килеп, аларның эчтәлекләренә икеләнү тµсмере µсти ала. Мәсәлән:Әлләкүпкә,  әллә  бик озакка, Ахры, мәңге оныта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын (Һ. Такташ).
Мазар, фәлән кисәкчәләре исемнәргә, сирәк кенә фигыльләргә ялганып, парлы сүз ясый һәм билгесезлекне, илтифатсызлыкны белдерәләр. Мәсәлән: Аның µчен кирәк түгел киңәш-мазар,Һич тәм тапмый кешеләрнең сүзләреннән (М. Максуд). Су аркылы чыгар µчен басма да, күпер-фәлән  дә күренми (сµйләм). Гµнаһ-фәләндиеп тормадым, Зәңгәр тµндә күрше карчыгының Ак әтәчен кереп урладым (Һ. Такташ).
Имеш кисәкчәсе үзе тагылган сүзнең мәгънәсенә икеләнү тµсмере µсти, тµп функциясе буенча, ул, гадәттә, җµмләнең хәбәре составында урнаша. Мәсәлән: Минем µчен җайлыи м е ш,хәлбуки минем µчен бер дә җайлы түгел (Ш. Камал).
Магае-мәгәе кисәкчәсе дә үзе тагылган сүзнең эчтәлегенә шµбһәләнү, борчылу мәгънә тµсмере бирә: Кµн болытлап тора – яңгыряу м а г а е. Бик әкрен кыймылдыйсың – соңга калм а г а е ң(сµйләм).
Ни түгел кисәкчәсе сүзтезмәләрдә билгесезлекне белдерә. Мәсәлән: Ләкин кыз моңа карамады, карарга җае да булмады: бу вакыт аның карынында Усман егеттән дүрт айлык баласы бар иде. Солдатка китеп барса,н и хатын т ү г е л,     н и   кыз   т ү г е л кебек уртада калудан курык­ты (Г. Ибраһимов).Н и  он  т ү г е л, камыр түгел, Булдык без пешмәгән калач (Г. Тукай).
Боерык-µндәүкисәкчәләре: чы-че, сана-сәнә, инде, әле.
Боерык-µндәү кисәкчәләре сµйләүченең, тыңлаучының һәм башка субъект­ларның ихтыяры, эшчәнлеге белән бәйләнгән эш-хәлләрне, чакыруны, µндәүне, үтенүне, инәлүне, ялваруны белдерә[3: 334 – 335нче бб.]. Әлеге мәгънә тµсмерлекләре бу кисәкчәләрнең боерык фигыль белән бирелгән хәбәр составында кулланылганда гына реальләшә.
Чы-че кисәкчәсе боерык, шарт, хикәя фигыльләргә кушылып, тµрле мәгънә нечкәлекләрен белдерә ала. Бу кисәкчә беренче чиратта үтенү, ялыну кебек мәгъ­нә тµсмерләрен белдерә. Мәсәлән: Шәһәр җырын җырлыйм, тыңла ч ы, Улың белән кушылып җырла ч ы (Һ. Такташ). И үзәк µзгеч тавышлы, моңлы, зарлы мандолин;Кил ч е,моңлан ч ы µзеп җыр, Мин дә тыңлап моңланыйм (Ш. Бабич). – Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и яшь егет! Кил ч е, икәү уйныйк бераз кети-кети (Г. Тукай). Күл янында утырып җырлар язам, Әй, таң җиле, тукта, исмә ч е!  (Һ. Такташ). Сез иртәгә бер арада безгә килеп  чыксагыз ч ы (сµйләм).
Бу кисәкчә шарт фигыльләргә ялганганда, үкенү тµшенчәсен аңлату очрак­лары да бар. Мәсәлән: Иртәрәк килгән булсаң ч ы (сµйләм).
Сана-сәнә модаль кисәкчәсе тик боерык фигыльләргә генә кушылып килә. Күп очракта халык авыз иҗаты әсәрләрендә, шигъри әсәрләрдә кулланыла. Бу форма кµчле үтенечне, сорау катнаш инәлүне белдерә. Мәсәлән: Бер йµзең күрсәт с ә н ә, Тугсын гүзәл кµннәр минем (Г. Тукай). Куй с а н а,юкны, кµлдермә-        с ә н ә, Юкка сүзне бүлдермәс ә н ә!               (С. Хәким.)
Инде кисәкчәсе боерык фигыльләрдән соң килеп, үтенү, ялыну яки сабырсызлану, түземсезләнү кебек мәгънә тµсмерләрен белдерә ала. Мәсәлән: Биеи н д е,Йолдыз, бие!(А. Алиш.) Алсу тагын ялынып чакыра. – “Кил, уйнамыйм, бетте... Кили н д е!”(Һ. Такташ.)
Әле кисәкчәсе, боерык һәм теләк фигыльләр янында килеп, үтенү, теләк яки карар кылу тµсмерләрен белдерә. Мә­сәлән: Кил  әле  син дә бераз бармакларыңны селкет, и яшь егет! (Г. Тукай.) – Әй­дә, кер ә л е µйгә! (Г. Ибраһимов.) Шул турыдан аз гына, биш-алты сүз сµйлим               әле, Гадәтемчә, аз гына җырлыймә л е, кµйлим ә л е (Г. Тукай). Кара сатин ситсылардан Күлмәк кистерим әле, Сиңа охшатып бакчаларда Гµлләр үстерим ә ле(жыр).
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: кисәкчәләрнең мәгънә тµсмерлекләре, сүзлек составы һәм функцияләре әлегә кадәр тулысынча тасвирланмаган дияргә мµмкин. Шуңа күрә тикшеренүчеләр, аңлаткан мәгънәләренә карап, кисәк­чәләрне 4, 7, 8, хәтта 11 тµркемчәгә бүлеп карыйлар. Кайбер тµрки телләрдә аларны, гомумән, тµркемчәләргә бүлеп тормаска кирәк дигән караш та бар [4: 95 – 100нче бб.], [1: 328 – 329нчы бб.].
Шулай итеп, кисәкчәләрне мәгънә тµсмерлекләрен белдерү үзлекләреннән чыгып тикшерү логик-грамматик яктан аклана. Шул ук вакытта җанлы сµйләм телендә һәм язма телдә кайбер кисәк­чәләр, үзләренең тµркемчәләренең мәгъ­нә чикләреннән чыгып, икенче тµрле мәгънә тµсмерләрен һәм бизәкләрен бирүдә катнаша алалар.

Л.Г. ХӘБИБОВ,
Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты профессоры,
филология фәннәре кандидаты


Әдәбият
1. Грамматика современного башкирского языка. – М., Наука, 1981.
2. Дмитриев Н.К. Башҡорт теленең грамматикаһы.– ¤фµ, 1950.
3. Зәйнуллин М.В. Хәҙерге башҡорт теле. Морфология. – ¤фµ, 2002.
4. Ишбулатов Н.Х. Хәҙерге башҡорт теле. – ¤фµ, 1962.
5. Хангилдин В.Н. – Татар теле грамматикасы. – Казан, 1959.